Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ил сагына китте Минзәләнең ир- егетләре

Бүген Минзәлә хәрби комиссариатыннан Ватаныбызны, аның территориаль бөтенлеген саклау, халкыбызның, азат ителгән территорияләрдәге кешеләрнең иминлеген тәэмин итү өчен өлешчә мобилизация кысаларында беренче төркем якташларыбыз өстәмә хәрби әзерлек узарга киттеләр.

(Илдус Шаһиев, "Минзәлә- информ").
Бүгенге составка Кораллы көчләргә кирәкле хәрби- исәп белгечлеге, хәрби тәҗрибәсе булган кешеләр генә керде. Шуларның берсе белән аралаштым.
- Хәрби хезмәттә мин санитар идем. Бәрелешләрдә безнең белгечлек тә бик кирәк. Повестка алгач, ике уйламыйча мобилизациягә риза булуымны белдердем, диде миңа әңгәмә корган танышым. 

Россия суверенитетын саклау өчен мобилизацияләнгән минзәләләр алдында район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов, хәрби комиссар Сергей Владимиров, дин әһелләре иерей Роман һәм Рәмзил хәзрәт чыгыш ясап, якташларыбызга имин хәрби хезмәт теләп, туган якларга сау- сәламәт әйләнеп кайтуларын теләделәр.

Хәрби хезмәткә китүчеләрне озатырга бик күп кеше килгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев