Минзәлә яңалыклары

"Минзәлә" газетасы - Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Илгиз Сахапов Чаллы ярминкәсендә куян итү сатуын дәвам итә

Татарстан Президенты күрсәтмәсе белән зур шәһәрләрдә язгы ярминкәләргә старт бирелде.

Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ
Әлеге ярминкәләрне сатып алучылар көтеп ала.Казандагы ярминкәдә килосы 60 сум торган писүккә чират шактый зур җыелган.
Чаллыда үтүче ярминкәгә безнең район вәкилләре ике атнага бер баралар. Үзе үстергән куян итен сатучы Илгиз Сахапов һәм берничә умартачы, үз баллары белән атна саен йөриләр.
-Бөртеккә бәяләр нык артты, шуңа баш санын киметергә уйладым, ди Илгиз.-Диетик саналган итне бик теләп алалар, шуңа бизнесны бетерергә җыенмыйм .
Районда ярминкә күптән түгел генә үтте. Анда ит, бөртеккә сорау зур булды. Мал тотучы кешеләр бар әле. Үз малы булмаганнарга ит ярминкәдә генә түгел, махсус кибетләрдә дә көн саен сатыла. Сатарлык продукциясе булган авыл кешеләре ярминкәне көтеп тормый, атна саен күкәен ,сөт продуктларын шәһәрдәге үз сатып алучыларына алып килә.
Минзәләдә чираттагы ярминкә икенче апрельдә булыр дип көтелә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев