Реклама
Көн темасы
Илиза Абдуллаева Мөслимдә узган «Ак калфак» җыенында үз кул эшләнмәләрен тәкъдим итте
Мөслимдә «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын — кызлар республика иҗтимагый оешмасының ике көнлек күчмә утырышы булды. Әлеге утырышта Минзәлә районы вәкилләре дә катнашты.
(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)
Татарстанның төрле районнарыннан, шулай ук күрше-тирә республика һәм өлкәләрдән, чит төбәкләрдән килгән 100 гә якын «Ак калфак» оешмасы вәкилләре «Ык буе татар авыллары тарихы: үткәне һәм бүгенгесе» — дигән темага сөйләштеләр, фикер алыштылар һәм тәҗрибә уртаклаштылар. Кунаклар шулай ук, Мөслим районының җирле йолалары, гореф-гадәтләре, данлыклы шәхесләре, һөнәрчеләре белән дә таныштылар.
Минзәлә районыннан үзенең кул эшләнмәләре белән Илиза Абдуллаева да «Ак калфак» җыенында катнашты:
—Мөслимдә «Ак калфак» хатын-кызлар җәмгыятенең җыены узды. Шул уңайдан Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Идрисова Кадрия Рәес кызы килде. Мөслимлеләр башкала кунакларын чәк-чәк, татар уен кораллары моңнары белән каршы алды. Мөслим районы Метрәй авылында ярминкә оештырылды, мин шунда үземнең кул эшләрем белән чакырулы идем. Төрле өлкәләрдән килгән кунаклардан үз эшләремә карата соклану, мактау сүзләре ишетү аеруча күңелле. Шулай ук теләкләр, киңәшләр, фикер алышулар да булды, — дип хәбәр итте «Минзәлә-информ» филиалына Илиза ханым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев