Илле ел бергә тату гомер иткән гаилә сайлауга да парлап килде
Бүген сайлауга гаиләләре белән килүчеләр ике автомобиль һәм айфоннар уйнатуда үз бәхетен сынап карый ала.
Тормышта һәр эшне парлап эшләргә күнеккән Бикбау авылында яшәүче Хәмит һәм Әнисә Асадуллиннар сайлауларга да парлап киләләр.
— Бер сайлауны да калдырганыбыз юк. Бүгенге Татарстан республикасы рәисе сайлауларына да иртүк килдек. Татарстанда яшәвебез белән горурланабыз һәм аның белән көчле, акыллы җитәкче идарә итәчәгенә зур ышаныч белдерәбез, — ди сайлауга килгән юбиляр гаилә.
Исегезгә төшерәбез гаилә белән фотоконкурста катнашу өчен сайлау участогы янында фотога төшәргә һәм әлеге фотоны Вк социаль челтәрендәге үз битеңдә #ВсейСемьейНаВыборы #ТатарстанАлга хештеглары белән урнаштырырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев