Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ильяның теләге тормышка ашты

Россия МЧСның ТР буенча күзәтчелек итү һәм профилактика идарәсенең Минзәлә һәм Актаныш районнары буенча күзәтчелек эше һәм профилактика бүлеге начальнигы Альберт Тимерханов Илья Ивановның теләген тормышка ашырды.

(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)

Районда узган Хәйрия марафонында социаль яклау бүлеге оештырган “Теләкләр чыршысына” 18 хат урнаштырылган иде. Һәр хатта комплекслы үзәк аша социаль хезмәтләр алучы 18 яшьтән алып 40 яшькә кадәрге менталь кимчелекләре булган инвалидларның Кыш бабайдан бүләк сорап язылган хатлары эленгән иде. Ильяда Кыш бабайга хата язып,аннан шашка уены сораган. Шушы көннәрдә ул бүләген алды да. Аны Альберт Тимерханов Кыш бабай һәм Кар кызы белән берлектә аларның өйләренә барып тапшырды.

Илья:

–Мин шашка уйнаргаяратам. Гадәттә әни белән уйныйбыз. Безгә әле беркайчан да Кыш бабайның килгәне юк иде, көтелмәгән шатлыклы вакыйга булды. Бүләккә мин бик шат. Рәхмәт. Һәркемгә сәламәтлек телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев