Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Имәнле авылы варислары элеккеге зиратны төзекләндерәләр

Халык үз инициативасы белән җыйган акчага койма тоту эшләре башкарыла

Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”

Иркәнәш авыл җирлегендә узган гасырның 70 елларында Түбән Кама сусаклагычы төзелгән чорларында су басу зонасына эләгеп юкка чыккан Имәнле авылы зиратын төзекләндерү буенча өмә үткәрелде.

Имәнле авылында туган Фаил Абдуллин моннан берничә ел элек үк үз көче белән зиратны койма белән уратып ала башлаган иде. Саллы суммалар таләп ителә шул, бер кешегә генә җиңел түгел, әмма авылдашлар үз теләкләре белән ярдәм итәргә карар кылалар, ә узган атнада өмә үткәрделәр.

- Әлеге эшкә тотынгач, шулай ук тумышлары белән Имәнле авылыннан булучылар әлеге изге эштә булышыйм, дип акча җыя башладылар. Имәнледә туган егетләр дә әйдәгез бергәләшеп төшеп эшлик дип тәкъдим белән чыктылар, - ди Фаил Абдуллин.

Аның үзеннән кала шулай ук Хәлил, Хәмит, Хәлим, Халит Абдуллиннар, Мирхәт, Гаяз, Рөстәм Галиевлар, Айрат, Ринат Дәүләтшиннар, Хәмзә Фәйдров, Гаяз Галиевның Минзәләдән кайткан дусты Александр Исакаев җыйнаулашып койма тоту буенча өмә үткәрәләр.

- Әле эшләр тәмамланмады, алга таба да өмәләр дәвам итәчәк, Алла бирсә, алдагы елга әлеге эшне тәмамларбыз, дип ышанам, - диде Фаил Абдуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев