Имәнледә Миңнехан бабай нәселе очрашты
Чарага хәтта башка төбәкләрдә яшәүче туганнар кайткан иде
Иркәнәш авыл җирлегендә узган гасырның 70 нче елларында су басу зонасына эләгү сәбәпле юкка чыккан элеккеге Имәнле авылы урынында туган җыеннар үткәрелде. 2018 елда барлыкка килгән традицияне дәвам итеп, биредә дүртенче тапкыр Миңнехан бабай нәселе җыелды.
Очрашуга Иркәнәш — Минзәлә, Мөслим, Азнакай, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Лениногорск, Казан һәм Оренбургтан 60 тан артык кеше җыелды.
Бәйрәм чарасы Иске Иркәнәш авыл мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Вәсилә Мөҗипова оештырган күңелле уеннар, конкурслар белән үрелеп барды.
Миңнехан бабай варислары Имәнледә яшәгән чаклар, кечкенә вакытлар турында хатирәләр белән уртаклаштылар. Шулай ук элеккеге Имәнле мәчете урынында урнаштырылган истәлек ташы янында ата-бабалар рухына дога кылдылар, вәгазь тыңладылар
Нәсел очрашуы уңаеннан быел чалынган корбан итеннән пешерелгән аш, пылау, самавырда кайнаган чәйләр һ.б. сый-нигъмәтләр тулы мул өстәл дә әзерләнгән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев