Инзил Миңнемөхәмәтов — Минзәлә районының иң яшь һәм алдынгы комбайнчыларының берсе
Инзилгә 19 яшь. Комбайнчы һөнәре аңа әтисе Марсельдән күчкән. Бүгенге көндә яшь егет «Мензелинские зори» агрофирмасында үзеннән шактый өлкән һәм тәҗрибәле комбайнчылар белән беррәттән «Тукано-430» комбайнында ашлык суктыра. Күрсәткечләр буенча алдынгы урында бара.
(Дифиза НУРИЕВА, «Минзәлә-информ»)
Шәһәр тормышы кызыктырмый
Инзил Җәмәк авылында яшәүче күп балалы Марсель һәм Лилия Миңнемөхәмәтовларның өлкән улы. Әтисе Марсель да күпьеллык тәҗрибәсе булган комбайнчы, елның-елында урып-җыю күрсәткечләре буенча алдынгы урында барды. Ә быел исә зур ышаныч белән комбайнны улына тапшыра.
—Инзил кечкенәдән үк техника белән кызыксынып үсте. Җәй көне һәрвакыт минем белән басуда — комбайнда эшләде. Минем ярдәмчем булды. Шуңа күрә агрофирма җитәкчелеге дә, мин дә аңа зур ышаныч белдерәбез. Хәзер инде төп комбайнчы ул, мин аңа ярдәм генә итәм, — ди әтисе улы белән горурланып.
Марсель дә, Лилия дә икесе дә авыл балалары. Шәһәр тормышы кызыктырмый аларны. Зур иркен йортларында шәһәрчә уңайлыклар тудырып, бакчаларында яшелчә һәм җиләк-җимеш үстереп, абзар тутырып мал асрап, рәхәтләнеп көн күреп яши алар авылда. Тормыш корып яшәүләренә быел июль аенда 20 ел булган. Беренче тапкыр очрашуларын Марсель бүгенгедәй хәтерли.
—Җәй көне кич белән иптәш егетләр белән матайга утырып Наратлы Кичүгә клубка киттек. Сөйләшеп басып торган ике кызның берсенә күз төште. Шунда күңелем белән «бу минем хатыным булачак» дип уйлап куйдым. Һәм күңелем ялгышмаган: шул көнне Лилия белән таныштык, йөри башладык һәм күпмедер вакыттан соң туй ясап өйләнештек, — дип искә төшерә яшь вакытларын гаилә башлыгы.
—Мин олы йортка килен булып төштем. Тырыш, уңган, булсын дип яшәүче гаилә икәне күренеп тора иде. Бүгенге көндә әнкәй — кайнанам — белән дус, тату яшибез, 8 ел элек әткәй гүр иясе булды. Балалар үсә төшкәч, өебезне зурайттык. Хәзер бит авылда да шәһәрчә уңайлыклар булдырып яшәргә мөмкин, — ди Лилия авылда яшәвенә бер дә үкенмичә. Үзе дә «Мензелинские зори» агрофирмасында бухгалтериядә эшли.
Күп балалы гаилә
Әлеге тырыш гаиләдә ике ул һәм бер кыз үсеп килә. Балалар кечкенәдән үк эшкә өйрәнеп үсәләр. Авыл баласының иртәдән алып кичкә кадәр эше бүленгән шул: өйдәге эш, бакча, мал-туа, көтү көтү, печән чабу... Физик яктан да, рухи яктан эш ныгыта авыл баласын.
Инзил авыл хуҗалыгы техникумының «Автомеханика» бүлегендә укый. Разиф исә быел Чаллыдагы Кама дәүләт автомеханика техникумының «Электрчы» бүлегенә укырга кергән. Кызлары Язилә исә Кадрәк мәктәбенең 4нче сыйныфына укырга бара.
—Инзил кечкенәдән үк машина, трактор, комбайн белән кызыксынып үсте. Бик максатчан ул. Техникумга да үзе теләп керде. Әле дә хәтерлим: башлангыч сыйныфларда кирәк-ярак алу өчен аны кибеткә җибәрә башласам «юк, ерак, әйдә машина белән барыйк» дип көйсезләнә торган иде. Ә әтисе янына комбайнга 2 километр араны күз ачып йомганчы барып җитә. Качып чыгып китә иде. Аннан Марсель "Инзилне югалтма, ул минем янда«дип шалтыратып хәбәр бирә иде, — ди Лилия. — Разиф исә кул белән эшләүгә караганда баш белән эшләүне кулайрак күрә. Ул компьютерда төрле программаларда эшләргә ярата. Язилә бик шук, бик шаян. Нинди юнәлештә китәсен, нәрсә белән кызыксынуын әле әйтеп булмый.
Комбайнчы хатыны һәм әнисе
Комбайнчылар өчен җәйге төннәр бик кыска була. Алар иртәнге биштә өйдән чыгып китеп, кичке уннарга гына гаиләсе янына кайтып керә. Миңнемөхәммәтовларда да нәкъ шулай.
—Иртән торып, җитешә алганча мал карашып китәләр. Басуда төшке аш ашыйлар, ләкин аныңчы тамаклары ача — шуңа күрә иртән ашау тутырып җибәрәм үзләренә. Кич кайтуларына әнкәй белән бергә кичке аш әзерлибез. Көнаралаш мунча ягабыз. Хәзер бит комбайннар яңа, шартлар да яхшы, әллә ни пычранмыйлар. Ә элек эштән кайтканда Марсельнең ике күзе генә ялтырап тора иде, — ди комбайнчы хатыны Лилия.
Әйе, 11 яшеннән үк комбайнчы ярдәмчесе булып йөри башлаган Марсельгә нинди генә тракторларда, комбайннарда, нинди генә эш шартларында эшләргә туры килми. Армиядән кайткач, хезмәт эшчәнлеген ул ДТ-75 тракторында башлап җибәрә. Җәйге чорда «Нива», «Дон», соңгы елларда исә «Тукано» комбайнында эшли.
—Йөк машиналарында ерак араларга йөргән чак та булды, ягъни дальнобойщик булып эшләдем. Ләкин авылда үз өең, хуҗалыгың, малларың булгач, гаиләдә һәрвакыт ир кулы кирәк. Малайлар да мәктәпне тәмамлап, һөнәри белем алу өчен шәһәргә китте. Лилиягә үзенә генә авыр булуын аңлап, авылга кайттым. Хәзер мин дә, Лилия дә агрофирмада эшлибез. Җәй дә, кыш та эш җитәрлек, — ди Марсель.
Әтием киңәшчем дә, терәгем дә
Басу-кырларда бүген уракның кызган чагы. Бер культураны тәмамласалар — чиратта икенчесе. Комбайннар уңайлы, компьютерлаштырылган. Аллага шөкер, уңыш зарланырлык түгел, ватылмый, көннәр аяз торганда эшләргә дә эшләргә. Басуда эш барышын туктатып, безнең белән озаклап гәп корырга, фотога төшергә вакытлары юк комбайнчыларның. Шулай да бер ял иткән арада Инзилнең дә фикерен белешәсе иттек.
—Урып-җыю сезонын түземсезлек белән көтеп алам, — ди яшь комбайнчы. —Комбайн белән иген басуына килеп кергәндә, кораб белән диңгезгә кергән шикелле, йөзгән кебек. Алдыңда бөтен яклап ашлык, син комбайн белән ашлык уртасыннан барасың, артыңнан чистарып сугылган җир кала. Эшләү технологиясен, комбайнны бик яхшы беләм. Икеләнгән вакытта әтием булыша, ул минем киңәшчем, дә терәгем дә. Эш шартлары яхшы, хезмәт хакы вакытында түләнә. Мин бик канәгать.
Әйе, әгәр дә эш баланың күңеленә ятмаса — хезмәт хакы белән генә алдап аны эшләтәм димә. Хезмәт хакы дигәннән, алган акчасын үзе генә тотмый Инзил. Әти-әнисенә кайтарып бирә. «Алар нәрсә өчен файдаланасын яхшы белә» — ди ул елмаеп.
Яшьләрнең олылар белән бер сафта эшләвенә, авылны, эшне яратуларына сөенми мөмкин түгел. Балаларына дөрес хезмәт тәрбиясе биреп үстергән Марсель белән Лилия гаиләсе дә зур хөрмәткә лаек, аларны күпләргә үрнәк итеп куярлык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев