Иркәнәш авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Хәмзә Лотфуллин Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Мактаулы хезмәткәре исеменә лаек булды
Бүләкне тантаналы рәвештә Яр Чаллыда тапшырдылар
Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”
Минзәлә районы Иске Иркәнәш авылында яшәүче, әлеге җирлекнең ветераннар советы рәисе Хәмзә Лотфуллин озак еллар дәвамында Яр Чаллыда җинаятьчеләрне эзләү бүлегендә эшләде, майор званиесендә отставкага чыкты.
Татарстан Республикасы эчке эшләр министры, полиция генерал-лейтенанты Артем Хохорин имзалаган боерык нигезендә ул “Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының мактаулы хезмәткәре” күкрәк билгесе белән бүләкләнде . Әлеге бүләк Хәмзә Лотфуллинга тантаналы рәвештә Яр Чаллының 3 нче «Үзәк» полиция бүлегендә тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев