Иркәнәш мәктәбендә укыткан педагоглар өчен бәйрәм үткәрелде
Чара авыл мәдәният йорты тарафыннан оештырылды
Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»
Иске Иркәнәш авылында 2023 ел — укытучылар һәм остазлар елы кысаларында һәм укытучылар көненә багышлап бәйрәм үткәрелде. Аңа элеккеге Иркәнәш мәктәбе укытучылары чакырылган иде.
Авыл мәдәният йорты директоры Люция Фәйдрова (ул үзе дә озак еллар дәвамында Иркәнәш мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләде) һәм сәнгать җитәкчесе Вәсилә Мөҗипова оештырган чара кызыклы уеннар белән үрелеп барды.
— Бәйрәм кунаклары бик теләп «Башваткыч» һәм башка кызыклы уеннарда катнаштылар. Шулай ук элеккеге укучылары алып килгән күчтәнәчләр белән мул өстәл әзерләнде. Чәй өстәле артында җырлар җырлап, кызыклы сөйләшүләр белән бик күңелле утырылды. Истәлекле бүләкләр дә тапшырылды, — дип хәбәр итте «Минзәлә-информ» га Люция Файдрова.
Фотолар Иркәнәш авылы мәдәният йорты архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев