Иркәнәштә гражданнар җыенында җирлекнең актив кешеләрен бүләкләделәр
Район хакимияте вәкилләре, төрле ведомстволар җитәкчеләре белән очрашуда узган елга нәтиҗәләр ясалды, алга таба планнар билгеләнде
Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»
Иркәнәш авыл җирлеге эшчәнлеге буенча отчет белән җирлек башлыгы Илгизәр Камалов чыгыш ясады. Аның докладыннан күренгәнчә, 2026 елның 1 гыйнварына авылларда 317 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 141 савым сыер асрала. 5 һәм аннан артык савым сыеры асраган Ринас Фәйдров, Марсель Кәбиров, Илгизәр Камалов, Альфред Камалов, Илдар Сәхәбиев программа нигезендә сыер саву аппарталары алганнар.
Терлекчелек юнәлешендә эшләүче КФХ «Миңнеханова Л.К.» үз эшен уңышлы алып бара, ярминкәләрдә актив катнаша, җирлек тормышына үз өлешен кертә. 2 авылда 3 кибет эшли, аларның хуҗалары Мирфаяз Мирзаянов, Фәйрүзә Фазлиева, Фидәлия Зарипова бәйрәм вакытларында матди ярдәм күрсәтәләр. Раил Фәйдров авыл халкыннан узган ел 298 285 литр сөт җыйган, аны Актаныш районыннан шәхси эшмәкәр Сәйфетдиновка тапшырган.
Күп эшләр бюджет оешмалары белән бергә үткәрелә. Авыл халкы махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм җыю буенча актив эш алып барыла. Иске Иркәнәш мәдәният йорты хезмәткәрләре Люция Фәйдрова, Вәсилә Мөҗипова җитәкчелегендә сетка үрәләр, токмач басалар, Тегермәнче авылында клуб мөдире Алсу Гыйлфанова җитәкчелегендә өй токмачы, үлән чәйләре әзерләп илттеләр. Иркәнәш авыл китапханәсе (мөдире — Ләйсәния Әхмәтҗанова) 5 авылга да хезмәт күрсәтә. Иркәнәш җәмәгать үзәге бинасында авыл музее (җитәкчесе — Дамир Кәбиров) эшли. Иркәнәш, Кызыл Төбәк авылы фельдшерлары Энҗе Фәйдрова, Гөлназ Камалова — җирлек халкының сәламәтлеге сагында.
Күп еллар намуслы хезмәт башкарган Роза Хәйдарова пенсиягә чыккач, авылда почта бүлеге ябылган. Аның бинасына район үзәгеннән атнага өч тапкыр почта машинасы газеталар, квитанцияләр алып килә. Аларны почта хезмәткәрләре Флүрә Гайсина, Рамилә Гыйләҗева тараталар.
Җирлек тормышына үз өлешен «Әнәк» хуҗалыгы да кертә. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә 1 шәр центнер икмәк биргән. Хуҗалык тарафыннан басуда калдырылган саламны Альфред Камалов һәм Михаил Кугубаев җитәрлек күләмдә пресслап биргәннәр. Данил Хәсәншин, Илгиз Галимов, Илшат Галимов ярдәм иткәннәр. Хуҗалыкның «Мөшеге» бүлекчәсе җитәкчесе Камил Шәймәрданов икътисади күрсәткечләр белән таныштырды, теләгән кешеләргә эш урыннары барлыгын искәртте.
Җыенны алып барган район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илфар Халиков авыл халкын мал санын киметмәскә чакырды.
— Җирлекләрдә көчле хуҗалыклар булса, алда торган мәсьәләләрне дә хәл итергә күпкә җиңелрәк, — диде.
Гражданнар җыены күңелле мизгелләр — җирлек тормышында актив катнашучыларны: Разиф Кәримовны, Фирдәвес Хикмәтуллинны, Рәзилә Гайнетдинованы һәм Иске Иркәнәш мәдәният йортында 30 елдан артык эшләүче, үзенең матур юбилеен билгеләп үткән Фәния Гайсинаны бүләкләү белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев