Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Иркәнәштә ялга кайткан мобилизацияләнүчеләрне хөрмәтләделәр

Җылы әңгәмә мул табын артында үтте

Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»

Иске Иркәнәш авылында ике атналык ялга кайткан мобилизацияләнүчеләр белән очрашу үткәрелде. 

— Аларның һәркайсы — үзебезнең күз алдында үскән акыллы, тырыш егетләр. Ялга кайтуларын бөтенебез дә зарыгып көттек. Җирлегебезнең бюджет хезмәткәрләре арасында аларга мәктәптә белем биргән укытучылар да бар. Шуңа бик җылы очрашу булды. Бюджет хезмәткәрләре егетләр өчен мул табын әзерләделәр. Хәлләрен сораштык, сөйләшеп утырдык. Әти-әниләре белән дә һәрдаим элемтәдә торабыз. Хәзер яллары тәмамлана инде. Өйләренә бөтенләйгә исән-имин әйләнеп кайтуларын телибез, — дип «Минзәлә —информ» га хәбәр итте Иркәнәш авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Камалов.

Очрашу ахырында мобилизацияләнүчеләргә авыл җирлеге, бюджет хезмәткәрләре исеменнән бүләкләр тапшырылды. Исегезгә төшерәбез, алдагы көнне Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов ялга кайткан мобилизацияләнгән якташлар, шул исәптән, Иркәнәш егетләре белән дә очрашты.

Фотолар Иркәнәш авыл җирлеге архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев