Иркәнәш мәдәният хезмәткәрләре инстаграм аша “Көйне тап” уены үткәрделәр
Уен 20 гасырның 80-90 еллар музыкасына багышланды.
(Минзәлә. Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ") Үзизоляция чоры – өйдә боегып яту вакыты түгел: Иркәнәш мәдәният йорты хезмәткәрләре инстаграмда туры эфир аша “Көйне тап” (“Угадай мелодию”) уены үткәрделәр
- Хәзер бит үзизоляция вакытында кемдер социаль челтәрләргә я рецепт, я кул эшләнмәләре куя. Без исә үз чиратыбызда үзебезнең инстгарма сәхифәсендә “Көйне тап” уены үткәрергә булдык, - дип хәбәр итә Иркәнәш мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Эльмира Галимова. – 3 кеше катнашты, ә комментарийда язучылар тагын да күбрәк булды. Без Иркәнәш мәдәният йорты директоры Люция Файдрова белән һәрбер уенчы өчен 10 шар җыр әзерләгән идек. Алар 1 дән 10 га хәтле санны әйтеп бардылар, ә без алар әйткән сан астындагы җырны хәрәкәтләр белән күрсәттек.
Уенның бу этабы 20 гасырның 80-90 еллар музыкасына багышланды, икенче этап киләсе атнага сишәмбе көнне оештырылачак. Бераз тәртибе дә үзгәрәчәк: хәрәкәтләр белән күрсәтү урынына җыр башындагы музыканы уйнатачаклар. Әлеге уенга кушылу өчен Иркәнәш мәдәният йортының инстаграмдагы сәхифәсенә язылырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев