Иркәнәштә Корбан итеп чалынган мал итеннән аш үткәрделәр
Чара мәчеттә үткәрелде.
(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”) Иске Иркәнәш авылында Минзәлә районы советы депутаты Равил Миңнехуҗин тарафыннан корбан итеп тана чалынуы турында хәбәр иткән идек. Чалынган итнең бер өлеше хәер итеп мәчеткә мәҗлес үткәрергә тапшырылган иде.
- Бүгенең авылыбыз мөселманнары белән җыелып, мәчеттә мәҗлес үткәрдек, -дип хәбәр итте авылның мөәзине Рәис хәзрәт Кәбиров. – Әлеге ашны үткәрүнең сәбәпчеләре булган Равил, Лотфулла, Хәбибрахман Миңнехуҗиннар, Рөстәм Шәрәфетдинов, Илгизәр Камалов, Валерий Минеев, Кафил Тимербулатов исеменнән чалынган корбан кабуллардан булсын. Әле Равил Миңнехуҗин мәҗлес үткәрергә дип мәчеткә акчалата ярдәм дә күрсәтте. Мәҗлес авылыбыз имам-хатыйбы Разиф хәзрәт Салаховның, Мирзаян Әхмәтшинның, шулай ук Рәйхана Ибраһимова, Фәндәлия Яппарова, Гөлсәрия Миңнеханова һ.б. тырышлыгы белән үтте.
Фотографияләрне Иркәнәш авылы җирлеге ветераннар советы рәисе Хәмзә Лотфуллин җибәрде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев