Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Иркәнәштә тавыш бирү имин бара

Биредәге участокта үз тавышын Иске Иркәнәш, Яңа Иркәнәш, Яту авылларында яшәүчеләр бирәләр.

(Минзәлә, "Минзәлә-информ") Минзәлә районы Иске Иркәнәш авылындагы 1944 санлы сайлау участогында тавыш бирү процессы имин бара.

Ләйлә Кәбирова, Иркәнәш авыл җирлеге секретаре, участок сайлау комиссиясе секретаре:

- Иркәнәшлеләр илебез Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүдә актив катнаша, участокка күтәренке кәеф белән килә. Коронавирус куркынычы янавын кисәтү максатыннан тавыш бирү процессы барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәп башкарыла.

Кичәге көн нәтиҗәләрен искә алып, әлеге участокта тавыш бирү хокукына ия булучыларның 64% Конституциягә төзәтмәләр кертүгә үз мөнәсәбәтен белдергән инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев