Җирле әһәмияткә ия булган мәсьәләләр күтәрелде
“Бердәм Россия” партиясенең сайлаучылардан наказлар җыю буенча мобиль кабул итүе беренче көнне шәһәрдә эшләгән иде, икенче көнне районның Воровский исемендәге совхоз бистәсендә, Яңа Мәлкән, Югары Тәкермән авылларында эшләде.
(Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)
Мобиль кабул итүгә шушы ике көндә барлыгы 35 сайлаучы 57 мәсьәлә буенча мөрәҗәгать иткән.
Роза Салдаева, “Бердәм Россия”партиясенең Минзәлә җирле бүлекчәсе башкарма сәркатибе:
–Мобиль иҗтимагый кабул итү эшләве авыл халкына алдан хәбәр ителде. Һәр җирлектән депутатларга наказлар итеп дүртәр-бишәр мәсьәлә буенча наказларын калдырдылар. Авыллардан барысы 14 сайлаучы 28 мәсьәлә буенча тәкъдимнәрен һәм наказларын калдырды. Алар нигездә җирле әһәмияткә ия булган мәсьәләләр. Әйтик, Воровский исемендәге совхозда бистә эчендәге, Югары Тәкермәндә авылында шулай ук урам юлларын ремонтлау мәсьәләсе буенча гозерләрен яздылар. Яңа Мәлкәндә халыкны эчә торган су белән тәэмин итү, ял итү зоналарын булдыру һәм төзекләндерү буенча наказлар калдырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев