Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Җирле шагыйрь Фәрит Миргалимовның 9 нчы шигырьләр җыентыгы чыкты

Тауасты Байлар авылында яшәүче Фәрит ага Миргалимовның 9 нчы (!!!) “Күңел сине эзли” шигырьләр җыентыгы чыкты. Әлеге җыентыкны ул озак еллар бергә гомер иткән Мөкәррәмә ханымга багышлап чыгарды.

(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)

“ТАТМЕДИА” АҖнең “Минзәлә-информ” филиалында чыккан һәр китап “кырык тартма” халыкка хезмәт күрсәтү үзәгенә сатуга куела. Фәрит аганың әлеге җыентыгы да сатуда.

Фәрит Миргалимов авыл баласы, гомер буе кояш белән бергә торып, кояштан да соң ятып хезмәт юлын агроном хезмәтенә багышлаган кеше. Иген кырлары, киң басулар, бормаланып аккан елга, сулар, кош сайраулары, туган авыл, уңган һәм тырыш кешеләр, мул табынлы мәҗлесләр, дуслар турында язылган шигырьләре бер тында укыла. Шул шигырь юллары сине җәйге басу-кырларга, авыл урамына, Корән ашларына алып кереп китә. Бөек Ватан сугышында ятып калган әтисе һәм бик күп еллар тату гомер кичергән тормыш иптәше Мөкәррәмә турында язылган шигырьләре авторның йөрәк сызлануын, күңеленең әле дә һаман әрнүен ачып бирә.

Табадан әле яңа гына төшкән китабын өенә илтеп биргәч:

-Күңелем бераз тынычланды,- диде безгә ветеран һәм кулларына гармун алып җыр сузды...

Әйе, Фәрит абый иҗат кешесе.

–Тауасты Байлар авылы мәдәният йортында узган бер генә мәдәни чара да аннан башка узмый, халык театрында бирелгән рольләрен дә чын артистлар кебек уйный, – ди “Нур” халык театры җитәкчесе Мөслимә Гайниева.

Кем белә, гомере булса, илһам чишмәсе саекмаса, бәлки бу китабы әле соңгысы булмас Фәрит аганың... Яшә һәм иҗат ит, Фәрит ага!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев