Исерек килеш автомобиль руле артына утыручыларны җинаятьчеләргә тиңләр вакыт җитте
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча Татарстан комиссиясе утырышын алып барган Татарстан хөкүмәте вице-премьеры Шамил Гафаров шулай дип белдерде.
(Илдус Шаһиев, Минзәлә-информ)
Шуңа күрә аларның фамилияләрен масса күләм мәгълүмат чараларында күрсәтергә кирәк, диде ул.
Юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларга тоталь көрәштә «Халык инспекторы» программасы аша һәр гражданин да катнаша ала. Моның өчен кагыйдә бозучыларны фотога төшереп, Телеграмм каналдагы төркемгә куярга кирәк.Моның өчен үз телефоныгызга популяр маркетлардан «Народный инспектор» кушымтасын урнаштырырга кирәк. Анда керү өчен Госуслугадагы шәхси кабинетыгызның логин һәм паролен кертәсе була. Факт расланса, ул кешегә премия түләү дә каралган.

Хөкүмәт комиссиясен җыю юкка түгел — юл һаләкәтләрендә үлүчеләр саны алдагы елларда караганда арта бара. 2026 елның беренче аенда бу тенденция дәвам итә. Аллага шөкер, Минзәләдә ( резонанслы аварияләр булса да) һаләкәтләр узган елгыдан кимрәк. Үлүчеләр саны да аз.
Үлемгә китерүче аварияләр сәбәбе — исерек килеш руль артына утыру, каршы як хәрәкәт юлына чыгу, саклык ременен эләктермәү.

2026 ГИБДД хезмәткәрләре белән берлектз айга яисә, кварталга бер тапкыр юридик затларда эшләүчеләр һәм авыл җирлекләрендә яшәүче- юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларның статистикасаын биреп барырга җыенабыз.Бу яңалык юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларга каршы җәмәгатьчелекне күтәрү өчен кирәк дип уйлыйбыз. ГИБДД хезмәткәрләре белән рейдларга чыгу да ешаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев