Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Иске автошиннар тирә-як мохитка зыян китерә

Экологлар ишек алларында иске автошиннардан ясалган эшләнмәләрне тыялар, штраф салыначак.

(Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)

Йорт яны территорияләрен бизәү өчен иске шиннар куллану рәсми төстә тыела хәзер.  

Моңа кадәр шәһәребездә дә, авылларда да кайбер матурлык яратучы иренмәс кешеләр үзләренең өй яннарына, йорт яны территорияләренә, хәтта бакчаларына шиннардан төрле декоратив элементлар ясап куялар иде. Әле шушы араларда бер авылга барырга туры килде. Анда берәү трактор тәгәрмәче уртасына кыярлар утыртып куйган, ә икенче берәү тыкрык яклап койма буена машина фәлән зыян китермәсен дип җиргә яртылаш кертеп зур-зур тәгәрмәчләр тезеп чыккан.

Минем үземнең дә шундый шиннарны кулланганым булды: автошиннардан чәчәкләргә вазалар ясаган идек. Күршеләребез белән сокланып карап тордык, бик матур килеп чыккан иде. Ә хәзер иске шиннарны кулланырга һәм утилизация максатларында җиргә күмеп куярга да ярамый икән. Бу экологиягә зыян китерү санала.  Әлеге шиннар озак таркалалар һәм зыянлы матдәләр бүлеп чыгаралар,дип саный белгечләр.

 Мин шәхсән шунысын аңлап бетермим. Бакчадагысы, йорт янындагысы зыян китерә, ә автомобильләрдәгесе тирә-юньгә зыян китермиме? Зыянлы икән, аларны кайда тапшырырга?

Ә сез ничек уйлыйсыз? Фикерләрегезне безнең белән уртаклашыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев