Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Иске Иркәнәш авылында әфган ветераннарын хөрмәтләделәр

Бүгенге көндә авылда Әфганстандагы сугышта катнашкан 2 ветеран яши.

(Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”)

Минзәлә районы Иске Иркәнәш авылында Әфган сугышы ветераннарына 15 февраль – Сугышчы-интернационалистлар көне уңаеннан бүләкләр тапшырылды. Мул күчтәнәчне Яр Чаллы шәһәреннән “Булгар” хәйрия фонды исеменнән авылдашлары Мөдәфис Хикмәтуллин һәм Хәмзә Фәйдров әзерләде һәм тапшырды.

Бүләкләр Хәмзә Лотфуллин, Хәлил Абдуллинга һәм 2019 елда вафат булган Газизҗан Галиевның әнисе Кифая Галиевага тапшырылды.

Хәмзә Лотфуллин, Иркәнәш авыл җирлеге ветераннар советы рәисе:

- Безнең җирлектә әфган сугышы ветераннары көне хөрмәтләп билгеләп үтелә. Ел саен традиция буенча авылыбыздагы кайнар нокталарда хәрби конфликтларда катнашканнар хөрмәтенә куелган обелискка чәчәкләр салабыз. Шулай ук авылдашыбыз Газизҗан Галиевның каберен дә зыярат итеп кайттык. Безне шулай хөрмәтләгәннәре өчен авылдашларыбыз Мөдәфис Хикмәтуллинга һәм Хәмзә Фәйдровка зур рәхмәт. Изгелекләре үзләренә әйләнеп кайтсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев