Иске Иркәнәштә Авыл көнендә алдынгыларны бүләкләделәр
Җылы, туганнарча атмосферада узган бәйрәмнең спонсорлары күп булды
Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»
Иске Иркәнәштә Авыл көне Сабантуйлар башланганчы, 9 июньдә үк үткәрелде. Исеме башкачарак булса да, бәйрәмнең асыл мәгънәсе — тырыш хезмәтчәннәрне, алдынгыларны хөрмәтләү сакланды.
Бәйрәмгә җыелучалырны котлап, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илфар Халиков, «Әнәк» агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсе җитәкчесе Камил Шәймәрданов мәйдан уртасында алдынгы хезмәтчәннәрне бүләкләделәр. Быел әлеге хөрмәтләүгә бүлекчә генә түгел, ә тулаем «Әнәк» агрофирмасы буенча алдынгы урыннарга чыккан бертуган Фәндүс, Вазыйх, Ленар Гайсиннар, Айрат Мирзаянов лаек булды. Иркәнәш авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Камалов иҗтимагый тормышта актив катнашучы Хәлил Абдуллин, Хәмзә Лотфуллин, Хәмзә Фәйдров, Фирдәвес Хикмәтуллин, Әминә Газизова, Разиф Кәримов, Рәис Кашапов, Альберт Хадиевны билгеләп үтте.
Матур традиция буенча күркәм юбилейларын билгеләп үткән Әнисә Рафикова, Фәнисә Гыйздуллинага да бүләкләр әзерләнгән иде. Инде икенче ел рәттән туй юбилейларын билгеләп үтүчеләрне дә хөрмәтлиләр. Быел бергә 55 ел торган Гаястин һәм Роза Бәдертдиновлар гаиләсе бүләккә лаек булды. Иркәнәшләр бүләк өчен түгел, эш дип тырышуларын раслап булса кирәк, мәйдан уртасына бүләкләнүчеләр урынына тормыш иптәшләре дә чыкты, я бүләкләр бәйрәмнән соң тапшыруга да калдырылды.
Гомумән, спонсорлар күп булгач, бәйрәм югарыда атап үтелгәннәрдән дә башка бүләкләүләргә бай булды. Быел Иркәнәштә авыл көнен үткәрергә «Әнәк» агрофирмасы, элек җирлектән районның депутаты, танылган эшмәкәр, меценат Равил Миңнехуҗин, хәзерге депутат Рәис Кашапов, Ринас Фәйдров, Мөдәфис Хикмәтуллин, Фәйрүзә Фазлиева («Ялкын» ҖЧҖ), Мирфаяз Мирзаянов, Альфред Камалов зур ярдәм күрсәттеләр. Сүз уңаеннан, күптән түгел юбилеен билгеләп үткән Ринас Фәйдровның үзенә дә бүләк тапшырылды.
Авыл көне матур концерт программасы, күңелле уеннар белән үрелеп барды. Аеруча бәйрәм башында үзенең җыры белән авылдашларны сәламләгән Иркәнәш сандугачы Эльмира Галимованың чыгышы җылы кабул ителде. Танылган җырчы татар эстрадасы йолдызы Азат Тимершәехнең кунак буларак килүе дә көтелмәгән бүләк булды. Кунак җырчылар Сөмбел Зарипова, Рамил Вадигуллин бәйрәмне бик оста алып бардылар. Ә көрәштә Иркәнәшнең Гәрәевлар династиясе вәкиле Данияр абсолют батыр булып калды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев