Иске Иркәнәштә зиратны яңа койма белән уратып алу буенча өмә үткәрделәр
Әлеге эшне авыл халкы үзе акча җыеп башкарды
Өмәне Фирдәвес Хикмәтуллин оештырды.
- Авыл халкы һәм читтә яшәүче якташларыбыз белән килешеп, материалга дип акча җыйдык. Бергәләшеп шушы эшне башкарып чыктык. Әлегә сатып алган калай зиратның алгы ягына һәм ян-якларына җитте, - дип хәбәр итте ул.
Өмә вакытында авылның уңган ир-атлары койма тотса, хатын-кызлар буяу эшен башкардылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев