Иске Матвеевка авыл җирлегендә гражданнар җыены узды
Җирлек үсешенә «Калморза» агрофирмасы да, хезмәт сөючән авыл халкы да өлеш кертә
Җыенда төп доклад белән Иске Матвеевка авыл җирлеге башлыгы Дамир Латыйпов чыгыш ясады.
Халык саны 380 кеше булган җирлектә НДФЛ 149% ка, җир салымы 133% ка җыелган. Үзара салым акчасына халык өчен файдалы эшләр башкарыла, алдагы елларга планнар төзелә. Эре нефть компанияләре тарафыннан күрсәтелүче грант ярдәме программаларында катнашу өчен проектлар да төзелә.
«Солтанов И.Д.» КФХ кошчылык юнәлешендә эшчәнлек алып бара. 2026 елда 4000 каз үстерергә планлаштыралар. 171 шәхси ярдәмче хуҗалыкта 165 баш эре мөгезле терлек (59 сыер), 9 кәҗә, 148 сарык, 5 ат, 71 умарта бар. Җирлек башлыгы 18 савым сыер асраучы Закировлар гаиләсен аерым билгеләп үтте. 9 шәхси ярдәмче хуҗалык терлек һәм кош-корт асрау чыгымнарын каплау сыйфатында субсидия алган. 5 һәм аннан күбрәк сыер тотучы 3 шәхси ярдәмче хуҗалыкка 3 саву аппараты бирелгән.
Мәктәп, балалар бакчасы, ФАПлар, авыл клублары, китапханәләр дә җирлек тормышына үзләреннән уңай өлеш кертәләр. Җирлектә яшәүчеләр махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүдә, гуманитар ярдәм җыюда актив катнаша.
Җирлеккә "Калморза"ҖЧҖ зур ярдәм күрсәтә. Бу гражданнарны эшле итү дә, салымнар да, социаль тормышны үстерүгә, җирлекне төзекләндерүгә саллы өлеш кертү дә. Хуҗалык инвесторы Алмаз Шәрипов үзенең чыгышында якын киләчәккә үсеш планнары белән таныштырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев