Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Иске Маҗын авылында яңа ФАП ачылды

Фельдшер- акушерлык пунктын ачу тантанасына авыл кешеләре, күп санлы кунаклар килгән иде.

(Илдус Шаһиев, «Минзәлә- информ»)

Район башлыгы Айдар Салахов һәм Татарстан Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев тантанада катнашучыларны бу вакыйга белән чын күңелдән котладылар, авылларда әлеге медицина учреждениясенең булуы илебездә, Татарстанда кешеләр сәламәтлеген кайгыртуга зур игътибар бирелүен күрсәтүче мөһим фактор дип бәяләделәр.

ФАП төзелешенә өлеш керткән төрле оешма вәкилләренә район башлыгының Рәхмәт хатын тапшыргач, кызыл лента киселде.

Айдар Салахов һәм Азат Хамаев ФАПның җиһазланышы белән танышканда, район үзәк хастаханәсенең баш табибы урынбасары Муса Хәбибуллин биредә кулланылачак яңалыклар хакында сөйләде.

Реклама

Аерым алганда кардиограмма төшергәндә аның нәтиҗәләрен турыдан- туры Казандагы махсус үзәктә күренәчәк. Шулай итеп авыруга диагноз куюда Казандагы югары категорияле табибларның фикере дә искә алыначак.

«Мин Иске Маҗын һәм Холодный Ключ авылларында яшәүчеләргә 14 елдан артык медицина ярдәме күрсәтәм. Шушы авылдан булгач, һәр кешенең чирен белеп, күзәтеп торам. Көн саен уртача уннан артык кеше мөрәҗәгать итә. Олы яшьтәгеләр кан басымыннан зарланса, яшьләрнең үз сораулары. Яңа бина хезмәтебездә яңа мөмкинлекләр, җайлы эш шартлары дигән сүз. Илебездә шундый программаларның авыл җирендә дә тормышка ашырылуына без бик шат», — диде «Минзәлә- информ» хәбәрчесенә фельдшер Наталья Шаяхмәтова.

Әлеге чараның иң мөһим мизгелләрен безнең видоедан карарга онытмагыз. ВК дагы безнең лентада ул соңрак күренәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев