Иске Маҗында фермерлар да эшли, маркетплейслар да бар
Авыл халкыннан җирлекне төзекләндерү, пай җирләрен сату тәртибе буенча сораулар яңгырады.
Иске Маҗын авыл җирлеге башлыгы Эльверт Шәймәрданов социаль-икътисадый яшәеш хакында хисап тотканда, җирле фермерларның да күрсәткечләре белән таныштырды.
— «Август- Минзәлә», «Мензелинские зори», «Кама Беконы», «Рус» кебек агрохолдинглар белән беррәттән, кечерәк фермер хуҗалыклары да аграр өлкә үсешенә өлеш кертәләр, — диде.
КФХ «Клещевников А.Н.», КФХ «Вардересян А. В.», КФХ «Хабиев Д.Р.» мал асрау, кошчылык юнәлешләрендә эшлиләр, эш урыннары булыдаралар, киләчәккә үсеш планнары да бар.
373 кеше яшәүче җирлекнең 3 авылындагы шәхси хуҗалыкларында 32 дуңгыз, 24 мөгезле эре терлек, шул исәптән 9 савым сыер, 20 кәҗә, 49 сарык асрала. Хисап елында Иске Маҗын җирлегендә савым сыерлары һәм кәҗәләре асрау өчен 3 шәхси хуҗалыкка 25200 сумлык субсидия кайткан. Күренгәнчә, биредә үсешкә резерв бар.
Үзара салым җирлекне төзекләндерергә мөмкинлек бирә, алдагы елларга да шушы юнәлештә эшләү буенча планнар төзелгән.
Авылда кадет мәктәбе урнашуы, балалар бакчасы булуы, да үзенең уңай йогынысын ясый. Китапханә, авыл клублары, ФАПлар да үз юнәлешләре буенча эшлиләр. Билгеле маркетплейсларда заказ ясау өчен дә авыл халкына район үзәгенә йөрисе юк хәзер.
Узган ел иганәчеләр ярдәме белән Вознесения Господня храмын төзекләндереп бетергәннәр.
Җыенда катнашкан Минзәлә районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илфар Халиков дәүләт программалары белән таныштырды, хуҗалыкларда мал санын сакларга, арттырыга өндәде.
Район үзәк хастаханәсенең баш табибы урынбасары Муса Хәбибуллин диспансеризация үтү, район ветеринария берләшмәсе начальнигы Нияз Габдуллин хуҗалыкларда терлекләр арасында авырулар булдырмау буенча чыгыш ясадылар. Район мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Роберт Шакиров пай җирләрен сату тәртибе буенча сорау биргән гражданкага квалификацияле җавап бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев