Иске Маҗында “валентинка” ясау буенча мастер-класс үткәрделәр
14 февраль көнне Барлык гашыйклар көне – Валентин көне билгеләп үтелә.
(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”) Шул уңайдан Иске Маҗын авылы мәдәният йорты директоры Наталья Елхова онлайн-форматта открытка ясау буенча мастер-класс үткәрде. “Яраткан кешеләреңә үз кулларың белән ясаган бүләкләр” дигән видеоязма Иске Маҗын мәдәният йортының ВК дагы сәхифәсендә чыкты.
Наталья Елхова төсле картон, кәгазь, стразы (бизәк) кулланып бүләкне ничек ясарга икәнне өйрәтә. Тулырак видеода карагыз.
- Әле беренче тапкыр шулай онлайн-форматта валентинка ясау буенча мастер-класс үткәрдем. – дип хәбәр итте ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев