Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

«Юбилейный» йөзү бассейны һәм ТАТМЕДИАның Минзәлә филиалы хезмәттәшлекне киңәйтә

Районыбыз йөзүчеләренең уңышлары хакында район газеты һәрдаим мәгълүмат биреп тора.

(Илдус Шаһиев,  "Минзәлә- информ")

Без декабрь аеннан башлап хезмәттәшлекне тагын да киңәйтергә булдык. Бик күп райондашларыбыз йөрүен исәпкә алып, "Юбилейный" да район газетасын сата башладык. Бер саны 25 сум. Декабрь аенда әлеге оешма җитәкчесе Илфар Сафиуллин тәкъдиме белән кызыклы уен оештырырга булдык.

Уенның төп эчтәлеге шул- йөзергә килүче райондашлар, балалары белән килүче әти- әниләр арасында призлар уйнатабыз. Район газетасын яздырып алучылар, кибетләрдән сатып алучыларга 15 декабрь санында чыккан купонны кисеп алып, йөзү бассейнындагы барабанга китереп саласы була. Приз отучыларны 26 декабрьдә барабанны әйләндереп ачыклаячакбыз.

Илфар Сафиуллин, «Юбилейный » спорт мәктәбе җитәкчесе:
- Әлеге яңалык белән без йөзү бассейны белән кызыксынучылар санын арттыру өчен генә түгел, кешеләр газета, журналлар укуга игътибарны киметмәсеннәр иде дигән теләк белән дә үткәрәбез. Шуңа да безнең учреждениядә газета сатуны да оештырырга булдык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев