«Юбилейный» спорт мәктәбе «Әти, әни, мин — спорт сөюче гаилә» ярышы уздырды
Көн темасы

«Юбилейный» спорт мәктәбе «Әти, әни, мин — спорт сөюче гаилә» ярышы уздырды

Балаларны яклау көнне М.Җәлил паркында узган әлеге спорт ярышында «Юбилейный» спорт мәктәбенең һәр бүлегеннән бер гаилә катнашты.

(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)

«Юбилейны» спорт мәктәбенең «Көрәш» бүлегеннән Хәбибуллинар, «Волейбол» бүлегеннән Мясниковлар, «Йөзү» бүлегеннән Зиатдиновлар, «Спорт аэробикасы» бүлегеннән Мастьяновлар гаиләләре алты төрле конкурста үзара көч сынашты.

Нәтиҗәдә һәр гаилә төрле номинацияләрдә бүләкләнде.


Нет комментариев