Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Югары Юшадыда Питрау үткәрү традициясе торгызылды

Бәйрәм монда 14 июльдә булды.

Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»

Минзәлә районының Югары Юшады авылында 10 елдан артык сузылган тәнәфестән соң «Питрау» билгеләп үттеләр.

Бәйрәм алдыннан җирле халык һәм кунаклар авыл часовнясында Петр һәм Павел көне хөрмәтенә гыйбадәт кылдылар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, юшадылаларны котларга Минзәлә шәһәренең Никольский кафедраль соборы настоятеле, иерей Роман Храмутичев килде. Ә бәйрәмнең төп спонсорларының берсе аларның якташы, Минзәлә районының элеккеге башлыгы Гиоргий Куприянов булды, Югары Юшады авылында часовня элегрәк аның ярдәмендә ремонтланган иде. Шулай ук Питрауны уздыруда Юшады авыл җирлегеннән Минзәлә районы Советы депутат Олег Ильин зур ярдәм күрсәтте.

— Алар белән беррәттән әлеге матур бәйрәмне үткәрүгә өлеш керткән барлык авыл халкын һәм якташларны билгеләп үтәсем килә, — дип ассызыклады «Минзәлә-информ» белән әңгәмәдә Питрауны яңадан үткәрә башлауның инициаторларының берсе, Юшады авыл җирлеге башлыгы Илгиз Ханов.

Бәйрәмнең мәдәни программасы бик бай булды. Нәкъ менә традицион керәшен мәдәниятен күрсәтүгә басым ясалды. Китапханәче Зөһрә Камашева һәм шушы авылдан Алсу Иванова алып баручылар булдылар. Җирлектән Түбән Юшады авыл клубы мөдире Наталья Чепкасова һәм Каран-Азик авылыннан «Шангырав» чуваш фольклор ансамбле чыгыш ясады. Кунаклар сыйфатында Мәлкән авылыннан «Мәлкәнәй» һәм Кадрәктән «Туганайлар» керәшен ансамбльләре килде. Шулай ук бәйрәмне үз чыгышлары белән район мәдәният сарае һәм Минзәлә театры артистлары Рузил Миңнеханов һәм Илназ Хисмәтуллин бизәделәр. Авыл халкы һәм бәйрәм кунаклары да сәхнәгә бик теләп чыктылар.

Катнашучылар өчен бик күп кызыклы уеннар оештырылды. Югары Юшады авылындагы Питраудан видео мизгелләрне «Мензелинск news — Мензеля онлайн» ВК төркемендә карый аласыз.

Элегрәк без Түбән Юшады авылында Ибану (Иванов көне) билгеләп үтелүен, ә «Шангырав» ансамбле республика «Уяв» чуаш мәдәнияте бәйрәменнән диплом белән кайтуын хәбәр иткән идек. 

Фотолар Юшады авыл җирлеге архивыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев