Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Югары Тәкермән авылында Гөлшат Зәйнашевага багышланган X республика фестивале узды

«Кояш гомере телим мин, Минзәләм, сиңа» дип аталган фестивальдә сайлап алу турында иң яхшы чыгыш ясаган ике йөздән артык җиңүче чыгыш ясады. Катнашучылар Минзәлә шәһәре һәм районы, Мөслим, Тукай районнары, Чаллы шәһәреннән җыелган иде.

(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ») 

Шагыйрә иҗаты балаларга да, өлкәннәргә дә бик якын

Фестивальдә катнашучылар шагыйрә Гөлшат Зәйнашева язган шигырьләрне сөйләделәр, җырларын җырладылар, авыл хуҗалыгы техникумы студентлары исә әсәрен сәхнәләштерде. Чыгыш ясаган һәркемгә актив катнашучы грамотасы һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Балаларның җитәкчеләренә дә рәхмәт сүзләре әйтелде.

Гөлшат Зәйнашева сүзләренә язылган җырлар балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә «килешеп» тора. Сәхнәдә балалар белән беррәттән аның җырларын Тупач, Тәкермән мәдәният йорты каршында оешкан ансамбльләр, район мәдәният йорты артистлары да җырлады. Һәркемгә якын һәм таныш, беркайчан да искерми торган мәңгелек җырларны башкарганда аларга тамашачылар да кушылды. 

Башкала кунаклары

Фестивальнең зур кунаклары — шагыйрәнең исемен мәңгеләштерүдә республикада һәм районда зур эш алып баручы, төп оештыручыларның берсе — Гөлшат Зәйнашеваның кияве Рафаиль Шакирьянов, Татарстанның халык артисты Искәндәр Биктаһиров, татар эстрада җырчысы, Татарстанның атказанган артисты Гөлнара Тимерҗанова булдылар. 

Республикакүләм чараның шулай киң масштаблы һәм югары дәрәҗәдә узуы өчен Югары Тәкермән авыл җирлеге башлыгы Алия Шәрипова, район мәгариф бүлеге методисты Нәсимә Шаһиева җан атып йөрделәр. Татарстанның халык артисты Рәзилә Муллина исә фестивальгә сценарий язып, аны бик матур итеп алып барды, Гөлшат апа хакындагы матур истәлекләрне күңелендә яңартып, килгән кунаклар белән дә уртаклашты. 

Күңелдә якты истәлекләр калдырды

Алия Шәрипова, Югары Тәкермән авыл җирлеге башлыгы:

—Без үзебезнең алга куйган максатка ирештек дип уйлым. Бүгенге матур фестиваль ул 10 еллык хезмәт нәтиҗәсе. Театрда да әйбәт кенә узса, әлеге фестиваль ТР Мәдәният министрлыгының чаралар программасына кертелер дигән өметтә калабыз. 


Гүзәлия Габидинова, Тукай районы Теләнче Тамак мәктәбе укытучысы:

—Мондый фестивальләрдә безнең укучыларның катнашканнары юк иде. Катнашуга чакырып, Минзәлә мәгариф бүлегеннән нигезләмә килгәч, үземнең 1нче сыйныфта укучы ике баланы — Нурислам Җәлилов һәм Сәйдә Кәлимуллинаны нәфис сүз номинациясендә әзерләргә булдым. Гөлшат Зәйнашеваның шигырен ятлап, шуны видеого төшереп, фестивальнең беренче турына җибәрдек. Нурислам беренче турны үтеп, Югары Тәкермәндә узган фестивальдә чыгыш ясады. Анда ул әти-әнисе белән барды. Бик тә ошатып, күңеле булып кайткан укучымның. Грамота һәм бүләкләр биргәннәр. Яхшы чыгыш ясаган өчен әле әти-әнисе дә үзләреннән бүләк алып биргән. Әлбәттә, конкурс-фестивальләрдә катнашканда әти-әниләрсез булмый. Без һәрвакыт алар белән бергәләп эшлибез, алар һәрвакыт кулларыннан килгәнчә ярдәм итә. Гөлшат Зәйнашевага килгәндә, үзем аның иҗатын бик яратам, аны якташ шагыйрәбез дип атап йөртәм. Ул безгә күрше булып торган Иске Теләнче авылында туа, бала чагы исә Тәкермәндә үтә. Балалар белән шагыйрәнең шигырьләрен укыйбыз, җырларын өйрәнәбез. 

 


Лилия Заянова, Мөслим лицее музыка укытучысы:

—Безнең лицейдан үзем әзерләгән ике бала: 1а сыйныфы укучысы Илиза Мөҗипова, 9а сыйныфы укучысы Илназ Муллагалиев «Җыр» номинациясендә һәм Светлана Иванова җитәкчелегендә 3б сыйныфы укучысы Ясминә Шәмсетдинова «Нәфис сүз» номинациясенә Югары Тәкермәндә узган фестивальдә чыгыш ясадылар. Гөлшат Зәйнашева фестивалендә Илназыбыз икенче тапкырын катнаша. 5нче сыйныфта укыганда да «Җыр» номинациясендә катнашып, җиңүче булган иде. Югары Тәкермәнгә балаларның ата-аналары белән бергәләп бардык. Мәктәптә дә, мәдәният йортында да бик яхшы каршы алдылар, бик тәмле итеп ашаттылар. Фестиваль дә бик матур узды. Балалар да, өлкәннәр дә әзерлекле, матур чыгышлар күрсәттеләр. Мөслимдә дә китапханә һәрдаим язучылар, шагыйрьләр иҗаты буенча төрле иҗади конкурслар уздырып тора. Шул исәптән Гөлшат Зәйнашева иҗатына багышланган конкурслар да була. Анда да балалар белән катнашып, призлы урыннар алырга тырышабыз. 


Рәмзилә Исакаева, 5нче «Таңкай» балалар бакчасы тәрбиячесе:

—Әлеге фестивальдә безнең бакчадан Рәйлә Идрисова Гөлшат Зәйнашеваның «Бөрлегән» шигыре белән катнашты. Шагыйрәнең туган җирлегендә фестиваль узуы һәм анда катнаша алуыбыз белән без бик бәхетле. Алып баручы Рәзилә ханым аны шулкадәре ягымлы, аңлаешлы итеп алып барды, хәтта без шагыйрә белән аралашкан кебек үзебезне хис иттек. Фойеда язучыларның истәлекле әйберләреннән, китапларыннан оештырылган күргәзмә безнең өчен генә түгел, ә кечкенә балалар өчен дә бик кызыклы иде. Мондый фестивальләрне оештыру бик мөһим дип уйлым, чөнки балалар үз-үзләрен сәхнәдә тотарга, татарча сәнгатьле итеп сөйләргә, җырларга, биергә өйрәнәләр, калганнардан үрнәк алалар. Кунакчыл Тәкермән халкына, оештыручыларга без бик рәхмәтле. Алдагы елларда да шундый фестивальләр оештырылып торса, без балалар белән һәрвакыт теләп катнашыр идек.


Чулпан Шәйхелмарданова, 1нче урта мәктәпнең татар теле укытучысы:

—Мин фестивальгә ике укучыны әзерләп, ике видеоролик җибәргән идем. 2нче Б сыйныфы укучысы Риналь Исламов, сайлап алу турында җиңеп, фестивальгә чакыру алды. Риналь фестиваль буласы көнне бик көтеп алды, тырышып әзерләнде, шундый зур чарада катнашуына, грамота һәм бүләкләр алуына бик сөенде. Гөлшат апаның шигырьләрен тагын өйрәнәчәкмен, диде. Мондый фестивальләр бик кирәк, чөнки шагыйрьләрнең һәм язучыларның иҗаты аша балаларда туган якка, туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләнә.

Максат — бәя бирү түгел

Һәр чыгыш ясаучыга бәяне биреп утыру дөрес булмас. Максат ул түгел иде бит. Максат — Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай премиясе лауреаты, якташыбыз Гөлшат Зәйнашеваның мирасын популярлаштыру, иҗатына карата балаларда кызыксыну уяту, райондашларыбызда якташ язучылар иҗаты белән горурлану хисләре тәрбияләү, алар иҗаты аша балаларны патриотик рухта тәрбияләү, аларда итагатьлелек, мәрхәмәтлелек, кешелеклелек сыйфатлары формалаштыру. Балалар да, аларны әзерләгән укытучылар, тәрбиячеләр дә оештыручылар куйган максатка ирешүдә зур роль уйнадылар. 

Югары Тәкермән мәктәбенә экскурсия

Мәдәният йортында фестиваль башланганчы укучылар Югары Тәкермән мәктәбендә экскурсиядә булдылар. Моннан бер ел капиталь төзекләндерелгән, заманча җиһазланган авыл мәктәбендә уку һәм дәрестән тыш вакытта спорт, шахмат белән шөгыльләнү, башка түгәрәкләргә йөрү өчен уңайлы шартлар булуын күрделәр. Туган якны өйрәнү музеендагы тарихи экспонатлар белән таныштылар. 

Фестивальдән төшерелгән видеоязмаларны ВК дагы безнең «Мензелинск news — Мензеля онлайн» төркеменнән карарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев