Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Югары Тәкермәндә Гөлшат апа Зәйнашева мирасы онытылмый

Габделхәй Сабитов исемен йөртүче Югары Тәкермән мәктәбендә район туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучылары семинары булды.

Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”

 “Функциональ грамоталылыкны формалаштыру” дигән тема буенча үткәрелгән семинар кысаларында фән укытучылары төрле темаларга мастер-класслар күрсәттеләр. “Дуслык күпере” дип аталган әдәби-музыкаль монтажда укучылар төрле милләт вәкилләренең дуслыгына ишарәләп, аларның уен-җыр,гореф-гадәтләрен, тарихын,сәнгатен ачып салдылар.

Кичә ахырында авыл җирлеге башлыгы Алия Шәрипованың семинарда катнашучы барлык укытучыларга да Гөлшат Зәйнашеваның китапларын бүләк итүе бәйрәмгә тагын да ямь өстәде.

Алия Шәрипова, Югары Тәкермән авыл җирлеге башлыгы:

-.  Гөлшат Зәйнашеваның кияве Рафаэль Шакирҗанов безнең инициативаны хуплагач, Гөлшат апабызга багышлап фестиваль үткәрү традициягә керде һәм соңгы җиде елда безнең җирлек тормышының аерылгысыз өлешенә әйләнде. Бу эштә район газетасы коллективы гел ярдәм итеп торды. Район мәгариф бүлеге фестивальне төрләндерүдә үз өлешен кертә. Без хәзер үзебезнең фестивальне Татарстан мәдәният министрлыгының календарь эш планына кертү өчен эшли башладык.

Киләсе елга фестивальне районара әдәби-мәдәни формада үткәрергә планлаштырабыз.

Рафаэль Вәлиевич Гөлшат апабыз хакында китап чыгару өчен әйтеп бетергесез көч куйды.Шуңа күрә Тукай премиясе лауреаты биографиясе, якташыбыз хакында истәлекләр ,иҗаты тупланган китапның укытучылар кулына барып җитүгә ул бик шат булды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев