Югары Тәкермәндә гражданнар җыены Гаилә елына багышланган тематик чыгыш белән башланды
Власть белән гражданнар арасында җанлы диалог барышында җирлек тормышына кагылышлы актуаль мәсьәләләр күтәрелде
Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»
Агымдагы ел Россия Федерациясендә Гаилә елы итеп игълан ителгән иде. Шул уңайдан, җыен башланыр алдыннан Югары Тәкермән мәктәбе укучылары катнашында Гаилә елына багышланган тематик чара күрсәтелде. Шулай ук әлеге мәктәптә «Үсеш ноктасы» программасы кысаларында буенча робототехника, экология буенча тормышка ашырылучы проектларга, Татарстанның чигүле картасын ясауда катнашкан Фәрүсә Юмаеваның кул эшләнмәләренә багышланган һәм җирлекнең мәдәни тормышы белән бәйле башка күргәзмәләр дә җыенга килүчеләрдә зур кызыксыну уяттылар.
Җыен эшендә Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев катнаштылар. Алар районда һәм республикада милли проектлар һәм программалар кысаларында башкарылучы эшләр белән таныштырдылар. Авыл җирлеге башлыгы Алия Шәрипова үз докладында тәфсилләп узган елда башкарылган эшләр һәм алдагы елларга планнар белән таныштырды.
Гражданнар тарафыннан күтәрелгән сораулар нигездә җир һәм милекне рәсмиләштереп бетерүгә бәйле иде. Район башлыгы Айдар Салахов:
— Бүгенге көндә әлеге мәсьәләне хәл итү буенча авыл җирлеге, район җир һәм милек палатасы тарафыннан эш алып барыла. Шул ук вакытта һәр нәрсәнең канун нигезендә башкарылганын истә тотарга кирәк. Шуңа күрә әлеге мәсьәләне хәл итеп бетерү билгеле бер вакыт таләп итә, — дип билгеләп үтте.
Әлеге һәм җирлек халкының тормышына кагылышлы җыенда күтәрелгән башка актуаль мәсьәләләр турында «Минзәлә» — «Мензеля» газетасының алдагы саннарында язачакбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев