Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Юрий Камалтынов Минзәлә районында эшмәкәрләрнең активлыгын билгеләп үтте

Район мәдәният йортында Минзәлә районы Советы утырышы булды

 

Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»

Төп доклад белән Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов чыгыш ясады. Ул дәүләт программалары, милли проектлар кысаларында гамәлгә ашырыла торган эшләр турында сөйләде, 2025 ел хисап чорына социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре белән таныштырды. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга, аларның гаилә әгъзаларына район җитәкчелеге һәм халкы тарафыннан күрсәтелүче ярдәмгә аерым игътибар юнәлтте. Район башлыгы докладында икътисадның төп тармаклары буенча күрсәткечләр дә яңгырады. Айдар Салахов шулай ук киләсе елда хәл ителергә тиешле бурычларны билгеләде һәм районның төзекләндерелүе һәм социаль-икътисадый үсеше буенча алда торган эшләрне санап узды.

Югары Тәкермән авыл җирлеге башлыгы Алия Шәрипова үз чыгышында милли проектларда, федераль, республика программаларында катнашу нәтиҗәсендә авылларындагы уңай үзгәрешләр турында сөйләде. Җирлектә шулай ук районның төп инвесторларының берсе — "Камский Бекон«ҖЧҖ белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итәләр

Эре инвестор — агрохолдинглар белән беррәттән, район үсешенә җирле хуҗалыклар да үз өлешен кертә. «Заиковский» ҖЧҖ директоры Салават Фәттахов икътисадый күрсәткечләр, киләчәккә планнар турында сөйләде һәм хуҗалыкның Әтрәкле җирлегенең социаль тормышында ролен билгеләп үтте.
Районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ирина Михайлова яшьләргә патриотик тәрбия бирү чаралары турында сөйләде. Утырышта катнашучылар игътибарына «Ялкын» яшьләр үзәге белгечләре тарафыннан «Геройлар йөзе» проекты кысаларында төшерелгән документаль фильмнан видеофрагмент тәкъдим ителде.

Утырышка ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов йомгак ясады. Ул республикадагы социаль-икътисадый ситуация белән таныштырды. Гомумән алганда, ул район җитәкчелегенең эшен уңай бәяләде.

— Иң мөһиме, район башлыгы докладында агымдагы ситуация теркәлеп кенә калмыйча, төгәл бурычлар куелган, аларны хәл итү юллары билгеләнгән. Бу киләсе елда районның шулай ук сыйфатлы рәвештә алга барачагына ышаныч тудыра, — диде ул.

Юрий Камалтынов билгеләп үткәнчә, авыл хуҗалыгы һәм тулаем икътисадның аерым индикаторлары буенча Минзәлә районы алдынгы урыннарда бара яки беренче унлыкка керә. Ә кече һәм урта предприятиеләрнең тулай территориаль продуктка керткән өлеше 37% тәшкил итә, бу республика күрсәткеченнән 1,5 мәртәбә күбрәк. Юрий Камалтынов Салават Фәттахов докладын да уңай бәяләде, аягында нык торган һәм төгәл үсеш планнары булган нәкъ менә шундый шәхси, гаилә хуҗалыклары яшьләрне авылда калдырырга сәләтле, дип билгеләп үтте. Ул район халкына махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде, бу эшнең республикада өстенлекле булуын билгеләп үтте. Шул ук вакытта Юрий Камалтынов район өчен эш сыйфатын яхшырту һәм үсеш өчен резервлар булган кайбер моментларны билгеләде. Аерым алганда, үзебездә җитештерелгән товарлар күләмен арттырырга кирәк. Шулай ук районда яшәүчеләрдән интернет аша социаль өлкә, торак-коммуналь хуҗалык, юллар мәсьәләләре буенча күпсанлы мөрәҗәгатьләр килә. Бу бер яктан халыкның активлыгы турында сөйли, ә икенче яктан, мөрәҗәгатьләргә активрак җавап бирергә кирәк. Юрий Камалтынов инвестицион активлыкны стимуллаштыру өчен дәүләт ярдәме чараларын кулланырга кирәклеген дә искәртте.

Утырыш эшендә шулай ук ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директорының куркынычсызлык буенча урынбасары Сирин Галиәкбәров һәм район башлыгы урынбасары Наил Хисамбиев катнаштылар.

Утырыш бер төркем райондашларны бүләкләү белән тәмамланды — тулырак алдагы материалларда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев