Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Юртау авылы кешеләре оҗмахка эләккәндәй яшибез, диләр

Шулай дияргә тулы хокуклары бар: ничә еллар интеккәч чиста сулы булдылар; хәтта шәхси йортларда да канализация бар.

Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ
Әлеге бистә мисалында районда илкүләм, дәүләт программаларның ничек итеп тормышка ашырылуын күрәсең.
Бирегә су хәзер турыдан- туры сусаклагычтан килә. Юртаудагы 45 шәхси, сигез күпкатлы йортлар, социаль учрежденияләр Садак бистәсен сулы итү, шәһәрнең бер өлешендә су үткәргечләрне яңарту программасы нигезендә сулы булды. Һәр абонентка су исәпләгеч приборы куелды. Ә былтыр, бистәдә биологик чистарту корылмалары төзелгәч, 2570 метр канализация ясалды.Быел, канализация челтәре Россиянең авыл территориясен үстерүгә юнәлтелгән программасы нигезендә бүленгән участокларда салынган йортларга да килеп җитәчәк.
Биологик чистарту корылмасы тест режимында эшли инде. Оператор Евгения Янеева фикеренчә, объект Юртауда яшәүчеләргә оҗмах шартлары тудырган.
Документлар әзерләү эшләре төгәлләнгәч, җәйгә кадәр эксплуатацияләү оешмасына - Коммуналь челтәрләргә тапшырылачак.Шуннан соң су һәм канализация тарифларына да ачыклык керәчәк.. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев