Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Изыскательләр бистәсендә яшьләр өчен спорт белән шөгыльләнергә мөмкинлекләр артачак

Минзәләнең 3 нче урта мәктәбендә район, шәһәр җитәкчелеге гражданнар белән очрашты



Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ"
Мәктәп диварларында узган җыенны алып барган район башлыгы Айдар Салахов аеруча үсеп килүче, яшь буынны тәрбияләү мәсьәләләренә акцент ясады.
- Районыбызда "Киләчәккә омтылыш" - "Стремление в будущее" мәгариф программасы тормышка ашырыла   спорт мәктәпләрендә балалар, яшүсмерләр өчен 15 спорт төре буенча шөгыльләнергә мөмкинлек бар. Шулай ук мәктәпләрдә, урта уку йортларында белем алучылар арасында патриотик тәрбия алып бару, it - технологияләр юнәлешендә белем бирүне көчәйтү, районыбыз территориясендә яшәүче халыкларның традицияләре, мәдәниятләренә карату ихтирам тәрбияләү мөһим, - диде.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Дмитрий Чухланцев  һәм шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шәйсуваров районда, шәһәрдә төрле программалар кысаларында (шул исәптән, үзара салым буенча) башкарылган һәм планлаштырылган эшләр белән таныштырдылар. Рамил Шәйсуваров 2023 елга планнар арасында яшьләр тарафыннан күпсанлы мөрәҗәгатьләр буенча Изыскательләр бистәсендә, төгәлрәге, "Олимп" спорт мәктәбе территориясендә скейт-парк һәм памп-трек ясау булуын да хәбәр итте.
Полиция участковые, өлкән лейтенант Григорий Буятовның доклады мошенниклык очракларыннан саклану турында булды. Район башлыгы Айдар Салахов гражданнар, аеруча яшьләр арасында хокук бозуларны профилактикалау эшен көчәйтү мөһимлеген искәртте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев