Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кадетлар әфганчы Дамир Латыпов исемен йөртүче хәрби йөк машинасы белән таныштылар

Минзәлә әфганчылары сугышта батырларча һәлак булган хәрби дусларының Воровский һәм Иске Маҗын зиратларындагы каберләренә барып, чәчәкләр салдылар, кадет мәктәбендә укучылар белән очраштылар.

(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)

Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Дамир Латыпов каберлеге Воровский бистәсендәге зиратта урнашкан. Әлеге батыр егет Әфган сугышында машина йөртүче булып хезмәт куя. Алар барган машиналар колоннасы дошман пулясы астына эләгә һәм Дамир хезмәттәш дуслары белән батырларча һәлак була. Хәрбиләр арасында шундый матур гадәт бар: машина йөртүче батыр сугышчыларның исемен мәңгеләштерү йөзеннән аларның исемен автомобильләргә бирәләр. Минзәлә районында Дамир Латыповның исеме дә шул рәвешле мәңгеләштерелә.

Воровскийдан соң әфганчылар Иске Маҗындагы батырларча һәлак булган әфганчы майор Михаил Кириковның каберенә барып, аны искә алдылар. Әлеге чарага килгән кадет мәктәбе укучылары Дамир Латыпов исемендәге хәрби йөк машинасы белән зур кызыкысыну белән таныштылар.

Владимир Елхов, әфганчы:

–Әфганстанда да нәкъ шушындый автомобильләр иде. Әлеге автомобиль бүген дә сафта. Курсантлар әлеге машинага утырып аның белән идарә итәргә өйрәнәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев