Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кадетлар Җиңү бәйрәме тантанасын югары дәрәҗәдә үткәрделәр

Иске Маҗын авылы җирлегендә Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган митинг эчтәлеккә бай һәм теманы тирәнтен ачып үткәрелде.

(Илдус Шаһиев, "Минзәлә- информ"). Мәктәп булган җирлектә барлык чараларны югары дәрәҗәдә һәм масса күләм характерда үткәрергә мөмкин.Кунаклар да чакырып була, әти- әниләр дә балаларын карарга килә.Кадетлар кебек хәрби кием һәм югары оештыру дәрәҗәсе өстәгәч, бигрәк тә.Хәтта балалар бакчасы коллективы да бәйрәм тантанасына чыгыш әзерләгән иде.

Авыл җирлеге башлыгы Эльверт Шәймәрданов белән мәктәп директоры Ильсур Миннебаевның аңлашып, ярдәмләшеп эшләүлә
ренең матур үрнәге бу.
Сугыш ветераны Михаил Тихоновның нәкъ бу авылдагы митингта катнашуы һәм чыгыш ясавы тантанада катнашкан балалар өчен бик шәп тәрбия булды.
Митингка Әфган сугышы ветераннары, Чернобыль авариясе ликвидаторлары да чакырылган иде.Владимир Елхов, Владимир Архиповларның чыгышы да балалар күңелендә аңлау тапкандыр дип уйлыйм.

Кадетларның стройда йөрүләре, тынлы оркестр чыгышы, геройлар истәлегенә яңгыраган салют, балаларның җырлары һәм шигырь укулары тантаналы митингка матур төсмерләр өстәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев