Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Кадрәк, Җәмәк, Юшады почтальоннары «Минзәлә-информ» оештырган ярыш җиңүчеләре

ТАТМЕДИА АҖнең «Минзәлә- информ» филиалы коллективы бүгенге көндә иң киеренке эш фронтының берсе – кешеләрне газета-журналларга яздыруда һәм таратуда эшләүче почта хезмәткәрләренә стимул тудыру чараларын беркайчан да туктатмады.

Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ
Аның иң зурысы – ярты ел саен газетага яздыру нәтиҗәләре буенча җиңүче булган почта бүлеге коллективына Күчмә кубок тапшыру.
2022 елның икенче яртысы йомгаклары буенча Кубокны Кадрәк почта бүлеге коллективы яулады. Җиңү өчен өч төп шарт кирәк: алдагы ел күрсәткечләрен киметмәскә, газетаны ярты елга яздырырга, билгеле инде, авылда яшәүчеләрне максимум газета укучы сафларында тотарга – яздырырга, аны вакытында таратырга. Биредә почтальоннар өчен идеаль шартлар тудырылган дип әйтеп булмый: алар бинада өйдәш кенә булып утыралар (инвесторга рәхмәт, әлегә куып чыгармый, киләсе елда биредә яңа почта бинасы төзеләчәген көтә, почта бүлеге начальнигы штаты буш булса да күчмә бүлек аша эш әйбәт оештырылган. Минзәлә почтасын җитәкләүче Венера Новикова һәм бу маршрутта күчмә бүлек өчен җавап бирүче Айгөл Әбляева аларны ярдәмнәреннән ташламыйлар. Шуңа да карамастан Кадрәк авылы кешеләренә хезмәт күрсәтүче Тәҗрия Сафиуллина, Юшады авылларында, Каран Азикта яшүчеләр белән аралашучы Светлана Горбунова, Җәмәк, Тәкермән кешеләре белән аңлашып эшләүче Лилия Әсәдуллина сынатмыйлар.
Электр, газ хезмәте өчен квитанция җыю оештырылган, газетага яздыру, тарату өлкәсендә дә алдынгылыкны бирмиләр. Бездә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, биредә дә үзләрен бик продвинутый дип санаучылар бар икән. Җәмәгать, интернет – эмоциональ мәгълүмат күле, аннан кайвакыт борын җыерырлык ис килә. Газетада, исә, фәкать үзебезнең райондашлар, аларның хезмәте хакында, җирле властьның эшчәнлеге хакында төгәл мәгълүмат бирелә. Бюджеттан хезмәт хакы алучыларны социаль яклау чаралары белән тәэмин итү өчен район хакимияте, башкарма комитет җирле бюджетны тулыландыру өчен, районга инвестицияләр җәлеп итү өчен киеренке эш алып бара. Бу хакта район газетасында төрле форматта мәгълүмат бирелә. Шуны белеп тору өчен генә булса да, бюджет өлкәсендә эшләүчеләр район газетасын укырга тиеш дигән фикеремне беркайчан да үзгәртмәячәкмен. Битарафлык район тормышы белән кызыксынып яшәмәүдән башланадыр.
Әлегә коллективка бик зур рәхмәт әйтеп, алар үрнәген башкалар да кабул итәр дигән өметтә калабыз.
Әлеге коллективны тиздән тагын бер күңелле сюрприз көтә. Бу хакта белер өчен район газетасын укыгыз. Чөнки сюрприз хакында газета битләрендә генә язылачак. Хәер, соңгы вакытта хәбәрләр лентасында газета белән интернетта бер- берсен тулыландыра. Интернетта кыска хәбәр, газетада аналитика өстенлек итә. Шуңа интернетта утырабыз дип, газетага түбәнсетеп карамагыз. ВКда, Мензеля.ру сайтында актив эшләсәк тә, безнең коллектив өстенлекне газетага бирә. Сыйфатлы продукт чыгарабыз дип уйлыйм. Киләчәктә дә бергә калыйк. 2023 елда, интернетта гына утырабыз диючеләр хисабына газетага язылучылар артыр дип ышанабыз без!!! Ни генә булмасын, позитив кәефтә калыйк!

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев