Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кадрәк авылында спорт ветераннарына махсус кубоклар тапшырдылар

Җирлек советы депутатлары 23 февраль көнен үткәрүгә ярдәм иттеләр

Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Кадрәк мәктәбендә волейбол ярышы үткәрелде. Җирлек спорт сөючеләре арасында 3 команда ярышты.

Хәлил Нәбиуллин, Кадрәк авыл җирлеге башлыгы:

- Бөтен катнашучыларны авыл жирлеге депутаты Илнар Камалов медальләр белән бүләкләде, Ул шулай ук җирлегебезнең спорт ветераннарына - Данил Гозәеров, Зөфәр Ибраһимов, рафаэль Ибраһимов, Фәрих Хәбибуллин, Рамил Биктимеровка  - махсус кубок тапшырды.

Шулай ук авыл жирлеге советы исеменнән спорт ветераннарына рәхмәт хатлары тапшырылды. Соңыннан авыл җирлеге депутаты Таһирҗан Шәрипов укытучылар белән берлектә барлык уенчыларны бәйрәм өстәленә чакырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев