Кадрәк мәктәбендә озак еллар директор булып эшләгән Идрис Рәхмәтуллинның юбилей кичәсе узды
Юбилярны котларга хезмәттәшләре, элеккеге чыгарылыш сыйныф укучылары да килгән иде.
Укытучы хезмәте — авыр да, жаваплы да, шул ук вакытта кызыклы да. Гомерен балаларга багышлаган, аларны киләчәк тормышка әзерләүгә алынган , шушы мактаулы эшкә бар күңелен, йөрәк җылысын салган, тынгысыз, көчле рухлы кеше генә мөгаллим була ала. Әлеге һөнәр , беренче чиратта, сабырлык, түземлек сорый.

Икенчедән, балаларга карата олы мәхәббәт таләп итә. Чыннан да, балаларны чын күңелдән яраткан, аларга ярдәм итәргә алынган нык ихтыярлы кеше генә укытучы, җитәкче булып эшли ала. Кадрәк мәктәбендә 29 ел мәктәп директоры булып эшләгән Идрис Рәхмәтуллинның юбилей кичәсе уздырылды.

Күңелләрдә сөенеч, йөзләрдә шатлыклы елмаю балкый, чөнки балачакның, яшьлек елларының иң матур мизгелләре күңелдән уза. Әйе, кичәдә Идрис Нурмөхәммәт улының хезмәт юлы тулысы белән күз алдыннан узды. Сөйләүләр, котлаулар укучылар әзерләгән җыр-бию белән аралашып барды. Һәркем юбилярга изге теләкләрен җиткерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев