Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кадрәк мәктәбендә «Соңгы кыңгырау» чыңлады

Соңгы кыңгырау — дәресләр, күңелле тәнәфесләр һәм укытучыларның биргән белеме, тормыш күнекмәләре белән үрелеп баручы балачак белән хушлашу символы. Нәкъ менә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме безнең күңелләребездә укытучылар, сыйныфташлар һәм мәктәп еллары турында якты хатирә булып сакланып кала. Мәктәп белән хушлашу, олы тормыш юлына аяк басу – һәр кеше тормышында булган гүзәл вакыт. Бу – өметләр, ачышлар һәм эчкерсез планнар чоры.

Бүген Кадрәк төп гомуми белем бирү мәктәбендә 9 нчы сыйныф укучылары өчен “Соңгы кыңгырау” чыңлады. Ике уңган егет һәм бер сылу кыз мәктәп бусагасын атлап чыгып китәчәкләр. Бәйрәмдә район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәзилә Галиева, Кадрәк һәм Юшады авыл җирлеге башлыклары Хәлил Нәбиуллин, Илгиз Ханов та катнашты. Алар чыгарылыш сыйныф укучыларына үзләренең иң изге теләкләрен юлладылар. Шулай ук Кадрәк мәдәният йорты җитәкчесе Фирдания Сафиуллина һәм авыл китапханәсе мөдире Альбина Гарнышева да балаларны котларга килделәр.
"Кадерле балалар! Алда - чыгарылыш имтиханнары. Аларны тиешенчә тапшырып чыгуыгызны телибез. Үз-үзегезгә ышанырга, авырлыкларны җиңәргә өйрәнегез, куйган максатларыгызга таба кыю барыгыз һәм беркайчан да ирешелгәннәрдә генә тукталмагыз! Хәерле сәгатьтә!", дигән теләкләр яңгырады әлеге бәйрәмдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев