Кадрәк спортчылары Сарман районында Сугышчы-интернационалистлар көненә багышланган турнирда катнаштылар
Җирлек данын берьюлы ике команда яклады
Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ"
Сарман районы Карашай-Саклау авылында күрше районнардан да командаларны чакырып, "Дуслык" турниры үткәрелә. Шушы традициягә нигез салынганнан бирле - 3 ел рәттән, Минзәлә районы Кадрәк авыл җирлеге дә ярышларда актив катнаша. Әфган сугышында катнашучылар истәлегенә багышлап үткәрелүче турнир быел яңа төсмерләргә баетылды.
Уеннар башланыр алдыннан Карашай-Саклау авылы мәктәбендә әлеге мәктәптә укып чыгып, Әфган сугышында катнашкан 15 ветеран фотолары куелган стенд ачылды. Алдагы буыннар илебез тарихын белсеннәр, каһарманнарны онытмасыннар дип авыл җирлеге башлыгы Вероника Хөсниева һәм җирлек советы депутаты, Әфган сугышы ветераны Багзар Фазлеев инициативасы белән башкарылган әлеге эш. Тантаналы чарада Кадрәк авыл җирлеге Әфган ветераннары советының җитәкчесе, Җәмәк авылыннан Илсур Фәттахов та катнашты (фотода сулдан 3 нче арткы рәттә)
Хәлил Нәбиуллин, Минзәлә районы Кадрәк авыл җирлеге башлыгы:
- Без быел ике команда белән бардык.
Карашай-Саклау, Чураш, Кадрәк - 1 Кадрәк-2 командалары арасында волейбол ярышы булды. Круговой система буенча уйнадык. Командаларыбыз бик тырышып уйнадылар, иң көчле команданы да жиңсәк тә очколар буенча санагач 3 нче 4 нче урыннарны яуладык.Команда капитаны Кадрәк авыл жирлеге депутаты Илнар Камалов булды. Безне ел да шулай хөрмәтләп чакырганга оештыручыларга рәхмәтлебез.
Вероника Хөсниева, Сарман районы Карашай-Саклау авыл җирлеге башлыгы:
- Кадрәклеләр белән ут күршеләр булып, бергәләшеп матур эшләр башкарып яшибез. Уенда катнашкан тәҗрибәле спортчылар Фәрих Хәбибуллин, Раффаел Ибраһимовның осталыкларына сокланып, аларны да аерым номинацияләрдә билгеләп үттек. Алга таба да дус-тату яшәргә, очрашып торырга язсын.
Турнир тәмамлангач, авылның мәдәният йортында уенчыларга әфганчылар белән бергә бәйрәм өстәле әзерләнде.
Безнең өстәмә
Кадрәк авыл җирлегеннән Әфган сугышында 9 кеше катнашкан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев