Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Кадрәк егетләре ОЛХ 30 + Беренчелегендә чемпион булдылар

Алар Яр Чаллы шәһәренең “Бриг” хоккей командасы составында чыгыш ясыйлар

(Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”)

Чыгышлары белән Минзәлә районы Кадрәк авылыннан булган Рамил Фәтхуллин һәм Александр Остроумов, Яр Чаллы шәһәренең “Бриг” хоккей командасы составында Хоккей яратучылар җәмгыяте 30+ хоккей лигасы Беренчелегендә чемпион булып калдылар.

Әлеге ярыш Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Алабугадан хоккей яратучылар арасында үткәрелә. “Бриг” командасы Түбән Каманың “Нефть” командасын 6:3 исәбе белән җиңеп, күчмә кубокка лаек булды.

Рамил һәм Александр бүгенге көндә Яр Чаллыда яшиләр.

- Хоккейны кечкенәдән үк уйнап үстек.  Төрле ярышларда авыл, район данын яклап уйнаган чаклар да булды. Беренче тренерыбыз физкультура укытучыбыз Данил Гозәеров булды - дип сөйләде Рамил.

Егетләр “Бриг” командасы өчен 3 нче ел уйныйлар. Моңарчы 2, 3 нче урыннар яуласалар , быел, ниһаять, 1 нче булдылар.

Фотографиядән күренгәнчә, кубок Кадрәктә кунак булган инде:

Шулай ук Кадрәк авыл җирлегенең ВК дагы төркемендә "Бриг" командасының триумфын чагылдырган видео да чыкты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев