Реклама
Көн темасы
Кадрәк җирлегендә авыл урамнарын кардан җирлек башлыгы үзе чистарта
Узган елның көзендә Яңа Маҗын һәм Кадрәк җирлекләренә тракторлар тапшырылган иде.
Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”
Кадрәк авыл җирлеге башлыгы Хәлил Нәбиуллин үзе шул трактор руле артына утырып, авыл урамнарын кардан чистарта.
- Трактор йөртергә таныклыгым бар, шуңа үзем утырам. Шулай ук таныклыклары булган авылдышлар да булыша. Әлеге трактор ярдәмендә Кадрәк, Җәмәк, Яңа Тәкермән, Иске Мунча, Мортыш-Тамак авыллары урамнарын чистартабыз, - ди ул.
Исегезгә төшерәбез, узган ел апрелендә Аю, Иркәнәш, Яңа Мәлкән, Наратлы-Кичү авыл җирлекләренә дә тракторлар тапшырылган иде. Аюга – “Август”, Иркәнәшкә – “Әнәк” агрофирмасы кар эттергечләр алу белән булышты, Яңа Маҗын, Наратлы Кичү һәм Яңа Мәлкән җирлегендә дә тракторлар урамнарны кардан чистарту өчен кулланыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев