Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кадрәк мәктәбендә Нәүрүз бәйрәме узды

Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән көн, ул язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме .

(Илдус Шаһиев, “Минзәлә-информ”)

Нәүрүз бәйрәме- игелек, дуслык бәйрәме. Язгы гүзәл бәйрәмдә кешеләр бер-берсенә кунакка йөриләр, күңел ачалар. Нәүрүз бәйрәме озак еллардан бирле сакланып килә.

Кадрәк мәктәбендә авыл җирлеге, мәдәният йорты белән берлектә “Нәүруз мөбарәк булсын” дип исемләнгән күңелле тамаша уздырды. Укучылар нәүрүз такмаклары әйтеп, һәркемгә бәхет, уңышлар теләделәр. Кыш бабай һәм Нәүрүзбикә дә ярыштылар. Ярыш нәтиҗәсендә Кыш бабай үз урынын Нәүрүзбикәгә тапшырды. Чара кызыклы уеннар, төрле ярышлар, җыр-бию белән үрелеп барды. Барлык катнашучылар да, авыл халкы да кайнар чәй һәм бәйрәм коймагы белән сыйланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев