Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Калморза авылындагы җыенда хуҗалыкның кыр батырлары бүләкләнде

«Калморза» хуҗалыгы Минзәлә районындагы алдынгы хуҗалыкларның берсе. Бүген биредә беренчеләрдән булып татар халкының милли бәйрәме - авыл җыены уза.

(Дифиза Нуриева)

Бәйрәм Минзәлә театры артистларының. ТРда игълан ителгән милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы тематикасы буенча сәхнәләштерелгән тамашасы белән башланып китте.

Хуҗалык җитәкчесе Илфак Гумеров һәм районның авыл хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе Илфар Халиков алдынгы кыр Хезмәтчәннәрен район башлыгы Айдар Салаховның рәхмәт хаты һәм хуҗалыкның акчалата премиясе белән бүләкләде. Кыр батыры Айдар Насыров тәкә белән бүләкләнде.

Бәйрәмгә килгән кунаклар көрәш, ат чабышы, кыек һәм туры баганага менү, чүлмәк ватыш һәм шундый башка уеннарда көч сынашты, бүләкләр алды. Бәйрәм дәвамында район мәдәният сарае, театр артистларының матур җырлары яңгырады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев