Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Калморза» хуҗалыгы игенчеләре бөртекле культураларны суктыруны төгәлләделәр

Бу уңышка алар Татарстанда беренчеләрдән булып ирештеләр.

(Илдус Шаһиев, "Минзәлә- информ")
Хәзер алар рапс суктыруда эшлиләр. Рапс гектарыннан 26 центнер уңыш бирә.
Ә 2600 гектарда чәчелгән бөртеклеләрнең гектар көче 54,3 центнер тәшкил итте.
Алмаз Шәрипов җитәкләгән бу хуҗалыкның шундый зур уңышка ирешүенең сере бик гади- күп еллар бергә эшләгән механизаторлар, технологияләрнең бөтен нечкәлекләрен белгән белгечләр, зур оештыру көченә ия булган җитәкче, техниканы яңартып, карап торып, экипажларны икешәр механизатор белән тәэмин итү нигезендә басу- ындыр табагы чылбырының өзлексез эшләвен тәэмин итү.
Шушы күренекле вакыйга уңаеннан аларны котларга район башлыгы Айдар Салахов килде. Аларның җитештерүчән хезмәтләре өчен рәхмәт әйтеп, һәр сигез комбайнчыга тагын премияләр тапшырды. Чөнки бу хуҗалыкта һәр комбайн бункерыннан 3600 тонна бөртек ындыр табагына озатылды инде. Район башлыгы карары нигезендә, бу марка комбайнда эшләүчеләргә 1500 тонна суктырылгач премия бирелгән иде инде.
Бу көнне басуда булган Алмаз Шәрипов та, үз хезмәтчәннәренә зур рәхмәтен әйтеп, тагын бер тапкыр күпме хезмәт хакы алачакларын исләренә төшерде. Алда яңа бурыч- туфрак эшкәртә башлау һәм, кыска арада көзге чәчүне төгәлләү! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев