Калморзада кыр батыры булып Зиннур Гильфанов, ә абсолют көрәш батыры булып Ильдар Ярмиев калды
Авыл җыены быел калморзалылар хәтерендә көрәш батырлары белән дә истә калыр.
(Дифиза Нуриева, Минзәлә информ).
Калморза җыены авыл имамы Рафаэль Нуриевның имин көннәр, бәйрәмнең тыныч үтүен теләп Көръәннән сурә укуы белән башланып китте. Дога фәрештәләрнең "Амин" дип әйтеп торган вакытына туры килде, ахыры. Күктән коеп яуган яңгыр туктап, кояш чыкты. Авыл халкы, килгән кунаклар рәхәтләнеп күңел ачты, көрәшчеләр бил алышты.
Калморза хуҗалыгында тырыш һәм эш сөючән авыл хезмәтчәннәре эшли. Авыл көнендә яхшы күрсәткечләргә ирешкән хуҗалык алдынгыларын зурладылар. Хуҗалык җитәкчесе Илфак Гумеров кыр батыры Зиннур Гильфановны мәйдан уртасына чакырып, тәкә белән бүләкләде. Шулай ук хуҗалыкның башка алдынгы хезмәткәрләре дә рәхмәт хаты һәм премия белән бүләкләнде.
Зурлар арасындагы көрәштә дә бары тик хуҗалык егетләре генә көрәште. Хуҗалыкта ветеринар булып эшләүче Илдар Ярмиев зурлар көрәшендә абсолют батыр калып, шулай ук тәкә белән бүләкләнде. Ә менә яшүсмерләр арасында узган көрәш ярышында тәкәгә Актаныш егете лаек булды.
Атлар чабышында Аюдагы Расих Газизов һәм Калморзадагы Расих Газизовларның атларына тиңнәр булмады.
Авыл көне җырга, моңга, уенга бай булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев