Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Калморзага «Кар десанты» төште

22-24 февральдә Минзәлә муниципаль районында «Кар десанты» Бөтенроссия патриотик акциясе узды, анда студентларның 12 хезмәт отряды вәкиле катнашты.

«Кар десанты» районга беренче ел гына килми, әмма бу сәфәр үзенчәлекле булды — студентлар урынына ярдәм күрсәтергә Республика студентлар хезмәт отрядлары үзәге хезмәткәрләре килде.

Дислокация урыны итеп Татарстан студотрядларының путина юнәлеше җитәкчесе Сөмбел Латыйпованың кечкенә туган авылы Калморза сайлап алынды.

Өч көн дәвамында акциядә катнашучылар җирле халыкка ярдәм күрсәттеләр: ишегалларын кардан чистарталар, утын яруда һәм өюдә, йорт хайваннарын карауда ярдәм иттеләр. Эштән буш вакытта хәрәкәтчән уеннар үткәрделәр, мунча ягарга, сыер саварга һәм татар милли ризыкларын әзерләргә өйрәнделәр.

Ватанны саклаучылар көнендә яшьләр клубта иҗади концерт белән чыгыш ясадылар һәм кече сыйныф укучылары өчен шәмнәр һәм шарлардан фигуралар ясау буенча мастер-класслар үткәрделәр.

Кәбир һәм Светлана Латыйповлар:

— Безнең кызыбыз Сөмбел студентлар отрядларында 2022 елдан бирле, шундый кыска вакыт эчендә ул биредә күп нәрсәгә өйрәнде, утраулар, ярымутраулар, океаннар, диңгезләр буйлап йөрде, төрле төбәкләрнең мәдәнияте белән танышты. Студент отрядлары —хезмәткә, туганнарны яратырга өйрәтә. Безгә региональ штаб коллективы килде. Кызыбызның шундый дус коллективта эшләвенә без бик шат. Авылдашларның да балаларны җибәрәсе килмәде. Киләсе очрашуны түземсезлек белән көтәбез.

безнең өстәмә

«Кар десантында» катнашучылар Татарстан тарихы белән танышырга өлгерделәр -республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиев туган җирендәге Шәрип Шәймиев йорт-музеенда экскурсиядә булдылар. Үзләреннән истәлек итеп музейга Татарстанда Студентлар отрядлары хәрәкәте тарихы турында «Тебе, моя Родина» китабын бүләк итеп калдырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев