Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Калтак һәм Филимоновка авыллары арасында шахмат турнир булды

Авылара ярыш Калтак клубында үтте

(Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”)

Минзәлә районы Калтак һәм Филимоновка  авылларында яшәүчеләр үзара шәхси-команда шахмат ярышлары үткәрделәр.

Үзе дә ярышта катнашкан Анатолий Аптеев хәбәр иткәнчә, команда зачетында 26,5 балл белән Филимоновка авылы җиңде (Калтак командасы 13,5 балл җыйды).

Шәхси нәтиҗәләргә килгәндә мәктәптәгечә яшьтәгеләр арасында Родион Мәрданов 3,5 балл, укучылар арасында Кирилл Яикбаев 9 балл, хатын-кызлар арасында 5 балл белән Марина Бекмурзина, ир-атлар арасында Анатолий Аптеев 13,5 балл җыеп беренче урыннар яуладылар.

 

Фотолар Калтак авылы клубы архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев